news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ата-аналарны балаларның Интернет куллану мәсьәләсе борчый

“Баланың виртуаль дөньясы: Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына узган ата-аналар җыелышын 12 878 карау теркәлгән.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда ата-аналарны балаларының Интернет куллану мәсьәләсе күбрәк борчый. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, узган уку елында үткәрелгән республикакүләм ата-аналар җыелышлары турында сөйләде һәм ата-аналарны кызыксындырган темалар хакында әйтте.

“2017-2018 уку елында барысы 7 республикакүләм ата-аналар җыелышы үткәрдек. Соңгысын мәгариф министры Рафис Борһанов үзе алып барды. Җыелышларның тематикасын сайлаганда,  төрле министрлык, ведомство, җәмәгатьчелек һәм ата-аналар фикерен җыйдык. Ютуб каналында барлык җыелышларның тулы версиясе эленде. Аларны барлыгы 40 меңнән артык ата-ана караган. Бу – узган уку елы өчен начар күрсәткеч түгел”, - диде Лариса Сулима.

Ата-аналарны иң нык кызыксындырган темалар да билгеле. Әйтик, "Баланың виртуаль дөньясы: Интернет – дусмы, дошманмы?" (Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ата-аналарның роле) темасына узган җыелышны 12 878 карау теркәлгән. "Балада стресс: ничек танырга һәм ярдәм итәргә?" (Балалар һәм яшүсмерләр тормышындагы конфликтлы һәм кризислы ситуацияләрне җиңүдә эффектлы методлар) темасы 8342 карау җыйган.

“Киләсе 2018-2019 елгы уку елы башыннан әлеге эш юнәлешен дәвам иттерәчәкбез”, - диде мәгариф министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100