news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ата-аналардан каникулда йортларның янгын куркынычсызлыгын тикшерү сорала

Каникулда үзләре генә өйдә калачак балалар белән янгынга каршы куркынычсызлык һәм ут белән шаяру аянычлы булырга мөмкинлеге турында әңгәмә үткәрергә кирәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналардан каникул вакытында йортларның янгын куркынычсызлыгын тикшерергә сорый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы каникулда янгынга каршы куркынычсызлык буенча актив профилактик эш алып бара. Ведомствода ата-аналардан йортта электр үткәргечләрен, розеткаларны һәм электрощитларны игътибар белән тикшерүләрен сорыйлар. Мичләр белән җылытыла торган биналарда янучан һәм җиңел янып китүчән сыеклыкларны кулланырга кирәкми. Шулай ук янып торган мичләрне күзәтүсез калдырырга, аларда кер яки юеш утын киптерергә ярамый.

Каникулда өйдә үзләре генә калачак балалар белән янгынга каршы куркынычсызлык һәм ут белән шаяру аянычлы тәмамланырга мөмкинлеге турында әңгәмә үткәрергә кирәк. Шырпы һәм зажигалкаларны балалар ала алмый торган урынга куярга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100