news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ата-аналар интернет-җыелышы» проекты старт ала

Беренче Республика интернет-җыелышы бүген, 17 ноябрьдә уздырыла.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда «Ата-аналар интернет-җыелышы» дигән яңа проект гамәлгә ашырыла башлый.

Трансляция вакытында алдан җибәрелгән сорауларга җаваплар һәм белгечләрдән квалификацияле киңәшләр алырга мөмкин булачак.

Сораулар roditelirt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Ата-аналар интернет-җыелышының беренче утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Асия Тимирясова алып барачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100