news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ата-аналар балалар куркынычсызлыгы турында сөйләячәк

“Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны сайтында ата-аналардан сораштыру үткәрелә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ата-аналар “Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны кысаларында балалар куркынычсызлыгы турында сораштыруда катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына марафон матбугат секретаре Иван Ефимов хәбәр итте.

Марафон бүген башланды һәм 17 декабрьдә тәмамланачак. Сораштыру балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатканда туган проблемаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча белгечләр киңәшләр бирәчәк.

Сораштыру “Зебра” Бөтенроссия балалар куркынычсызлыгы марафоны сайтында үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100