news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында ут капкан йорттагы ике баланы әти-әнисе коткарган

Биектау районында ут капкан йорттагы ике баланы әти-әнисе коткарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Биектау районының Мәмдәл авылында Камал урамында кичә төн уртасында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч бер катлы агач йортта януын ачыклаган. Моннан тыш, ишегалды корылмаларына да ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче ир белән хатын ике кыз баласын янгыннан алып чыккан. Аларга – 5 һәм 7 яшь. Балалалар һәм өлкәннәр зыян күрмәгән.

Янгын барлыгы 95 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын, электр җиһазын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, килеп чыккан дип фаразлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot