news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ата-ана фидакярлеге» медале дәүләт бүләге барлыкка киләчәк

Дәүләт бүләге җиде һәм күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналарга бирелә.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Ата-ана фидакярлеге» медале дәүләт бүләген гамәлгә кертүне тәкъдим иттеләр.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында бу мәсьәлә буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

«ТР дәүләт бүләкләре турында» Татарстан законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты гаилә һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан әзерләнгән.

Медальне рәсми теркәлгән никахта булган ата-аналарга (уллыкка яки кызлыкка алучылар да кертелә) һәм ире яки хатыны үлгән очракта да бирелә, аларның бергәләп җиде һәм күбрәк бала тәрбияләгән булуы шарт. Кимендә бер балалары балигъ булмаган булуы да исәпкә алына.

«Дәүләт бүләге җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә, башка балалар да исән-сау булуы шарт, ләкин Ватанны саклаганда, хезмәт, гражданлык бурычларын үтәгәндә, яралану, имгәнү аркасында, һөнәре белән бәйле җәрәхәтләре яки гадәттән тыш хәлләр вакытында һәлак булган балалар искәрмә булып тора», — дип ачыклык кертте Эльмира Зарипова.

Закон проекты бертавыштан өч укылышта кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100