news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак

Ат-спорт бәйрәмендә кунакларны мавыктыргыч ярышлар һәм бай мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

Татарстанда «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак
Рамил Гали/архив

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, ярышларның программасы яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында 40, 80 һәм 120 чакрым арага оештырылган ат чабышларын үз эченә ала. Приз фонды 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

«Ярышларга республика районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар киләчәк. Ат чабышларында Пермь крае, Төмән, Самара өлкәләре һәм башка төбәкләрнең жокейлары да катнаша», - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин.

Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Аерым алганда, Казанның балалар ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк, ат дагалау буенча мастер-класс, концерт, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылган ат-спорт бәйрәме иртәгә 11.00 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100