Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең хезмәт хакы 18,1 мең сумга артачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең хезмәт хакы 18,1 мең сумга артачак. ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында шулай дип белдерде.
«Уңай карар кабул ителде, бу машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын тагын 18 150 сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Карар күптән түгел генә кабул ителде, өстәмә акчалар 2024 елга да каралган», – диде спикер.
Герасимова билгеләп үткәнчә, элегрәк, быелның апрель аенда, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын 4,5 мең сумга арттырырга карар кылганнар иде.
Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең хезмәт хакы түбән булуга бәйле проблеманы парламент комитеты рәисе урынбасары Светлана Захарова кузгатты.
Депутат сүзләренчә, ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә бәйле мәсьәлә Чаллы, Алабуга, Казан кебек зур шәһәрләрдә аеруча актуаль.
«Медицина хезмәткәрләре җитәрлек, әмма машина йөртүчеләр эштән китә башлады. Алар оборона сәнәгате предприятиеләренә китә, чөнки анда хезмәт хакы югары – 100-120 мең сумга кадәр җитә», – дип искәртте ул.
Мәсәлән, Чаллыда 36 ашыгыч ярдәм машинасының 17се генә чакыру буенча бара. Эш күләме арткан – бер бригадага 25 чакыру туры килә, диде парламент комитеты рәисе урынбасары.
«Мин белешкән идем, Чаллыда бу өлкәдә эшләүче машина йөртүчеләрне хезмәт хакы 69 мең сум тәшкил итә», – дип искәртте Захарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз