news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме машиналарының яртысы искергән

"Киләчәктә бу мәсьәләләрне алдан әйтегез. 2019 елга бюджет кабул ителгәнче, минем янга керергә тиеш идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме машиналарының яртысы искергән
архив

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме машиналарының яртысы искергән. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта әйтте.

"2019 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, санитария автомобильләре паркының яртысы биш елдан артык кулланышта һәм исемлектән төшереп калдыруга каралган", - диде Марат Садыйков.

Министр әйтүенчә, узган елда санитария транспортын яңарту буенча федераль проектка Татарстан кермәгән. Марат Садыйков республиканың ашыгыч ярдәм автопаркы яңартуга мохтаҗ булганын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның стационарларны төзекләндерү, ашыгыч ярдәм машиналары паркын яңарту кирәклеге турындагы сүзләрен игътибарсыз калдырмады, тик болар хакында алдан әйтү кирәк, дип киңәш итте. "Киләчәктә бу мәсьәләләрне алдан әйтегез. 2019 елга бюджет кабул ителгәнче, минем янга керергә тиеш идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100