news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аш серкәсе һәм «незамерзайка» белән агуланып үлү очраклары булган

2019 елда Казан хастаханәләренә аш серкәсе эчеп зыян күргән 19 кеше китерелгән, ике очрак үлем белән тәмамланган. «Незамерзайка» аркасында 12 пациент зыян күргән, яртысы үлгән.

Татарстанда аш серкәсе һәм «незамерзайка» белән агуланып үлү очраклары булган
архив/Егор Никитин

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда аш серкәсе (уксус) һәм «незамерзайка» белән агулану аркасында үлем очраклары булган. Бу хакта журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбулина сөйләде.

«Пациентлар еш кына аш серкәсе эссенциясен белеп түгел, ялгышып эчә. Мәсәлән, 70 процентлы сыекчаны уңайлы булсын дип судан бушаган пластик шешәгә күчереп салалар. Зәһәр исенә карамастан, берничә йотым эчсәләр дә, ул эчке әгъзаларны яндыра, 1-2 сәгатьтән соң бөерләргә зыян килә. Пациентны тиз арада хастаханәгә китермәсәләр, кеше я бөер җитешсезлегенә дучар була, я үлә», — диде Алия Насыйбулина.

Ул аш серкәсе сыекчасының ашказан-эчәклек тракты, авыз куышлыгы өчен дә куркыныч булуын әйтте.

Шулай ук, баш токсиколог узган елның ноябрендә 16 яшьлек яшүсмерләр «незамерзайка» эчеп агуланган очрак турында сөйләде. Алар шул сыекчаны бер стакан күләмендә эчү турында бәхәсләшкән. Бәхеткә, икесе дә исән калган. Алия Насыйбулина «незамерзайка» составында метанол булу белән куркыныч икәнен әйтте.

2019 елда Казан хастаханәләренә аш серксәе эчеп зыян күргән 19 кеше китерелгән, ике очракта кешеләр үлгән. «Незамерзайка» аркасында 12 пациент зыян күргән, аларның яртысы үлгән. Алкогольдән агуланып 270 очрак теркәлгән, ике кеше вафат булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot