Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда архив оешмалары 1 млн сумлык грант өчен көрәшәчәк
Татарстан Дәүләт комитеты архив эше буенча «Коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы архивы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсын игълан итте.
«Җиңүче архив бинасы җиһазларына, махсус җиһазлар сатып алуга һәм архив эшчәнлеген популярлаштыру чараларына тотарга мөмкин булган грант ярдәмен алачак», - диде бүген эшлекле дүшәмбедә муниципаль архив идарәсе җитәкчесе Гөлнара Мусина.
Гомуми приз фонды 6 750 000 сум тәшкил итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнәчәк. Беренче урынга 1 млн сум, икенче урынга 750 мең сум һәм өченче урынга 500 мең сум каралган.
«Без конкурста катнаштык һәм планетар сканер сатып алуга грант оттык», - диде Мусина.
Шәһәр башлыгы, муниципаль архивның эшен шәрехләп, «шулай тиз арада үткәнгә әйләнә торган» бүгенге көн турында истәлекне сакларга кирәк, диде.
«Безнең Универсиадага киләсе елда ун ел була. Архивлар саклансын өчен барысы да, шул исәптән яңа биналар да бар. Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ул безгә җиһазлар белән яңа бина бирде», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз