news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда архив документларының 11,9 проценты цифрлаштырылган

Татарстан Дәүләт архивында хәзерге вакытта 7 миллионнан артык документ саклана – аларның 11,9 проценты цифрлаштырылган. Бу хакта ведомствода матбугат туры барышында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

«Бу миллионлаган документның барысын да цифрлаштырырга кирәк түгел, чөнки документларның күп өлешенә ихтыҗ юк. Фондның гомуми күләменең 12,4 процентын гына цифрлаштырырга кирәк», - диде ул.

Документларны цифрлаштыруны аутсорс килешүе төзелгән белгечләр башкара. Габдрахманова киләсе елга масштаблы электрон конвертация туктатылачак, дип фаразлады. Әгәр ниндидер аерым кәгазьләр төшеп калган очракта, Дәүләт архивының үзенең үзәге бар – анда азрак масштаблы сайлап алып цифрлаштыру эше башкарыла.

«Без кәгазь документларны гына түгел, пленкадагы документларны да – кино, фото һәм видеоларны цифрлаштырабыз. <...> Бу 38 меңнән артык магнит тасма, 1,5 мең кассета», – дип өстәде Дәүләт архивы директоры Сергей Горохов.

news_right_1
news_right_2
news_bot