Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда армиягә чакырылучы хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла
Дәресләр республиканың 28 районында узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда армиягә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча дәресләр оештырыла. “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исемендәге дәресләр республиканың 28 районында узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
"Соңгы җиде ел дәвамында язгы-көзге чакырылыш кампаниясе башланыр алдыннан, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә дәресләр оештыра. Чакырылыш башланыр алдыннан, без якындагы 5-7 муниципаль районга барабыз. Дәресләр “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” исеме белән уза. Бер сезон эчендә дәресләрдә Татарстанның 30 районыннан 2 меңгә кадәр кеше (призывниклар һәм аларның ата-аналары) катнаша. Быел биш күчмә дәрес оештыру планлаштырылган. Без армиягә чакырылучыларга Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре алдына куелган төп бурычлар, солдатларның хокуклары турында сөйлибез”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз