news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда армиягә чакыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла

Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә сорауларны 28 апрельдә 10нан 12 сәгатькә кадәр 8 (843) 221-80-35 телефоны аша бирергә була.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә хәрби чакырылыш һәм хезмәт контракты мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла.

Сорауларны 28 апрельдә 10нан 12 сәгатькә кадәр 8 (843) 221-80-35 телефоны аша бирергә була. Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәрләре сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Баш федераль инспекторның Татарстан буенча матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot