news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда армиягә барудан качып йөрү очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

2019 елда күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре хәрби хезмәт һәм чакырылышка әзерләү буенча инструкция турында закон бозуны 210 очрагын ачыклаган.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР прокуратурасының хәрби хезмәткә чакырылыштан качу очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев сөйләде.

Узган елның язында армиягә 3321 кеше чакырылган (2018 елның язында — 3179). 2019 елның көзендә 3511 татарстанлы хезмәт итәргә киткән (2018 елның көзендә — 3484 кеше).

Прокуратура мәгълүматы буенча, Татарстан районнары һәм шәһәрләре башкарма комитетлары, хәрби комиссариат бүлекләре хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм табиблар белән бергә, ТР чакырылыш комиссиясе җитәкчелегендә чакырулар 2018-2019 елларда оешкан төстә үткәрелгән.

«Күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре бу өлкәдә шәһәр һәм район прокуратураларының җирле үзидарә органнары, эчке эшләр органнары, хәрби комиссариат һәм хәрби бурычлар турындагы законнарның үтәлешенә, шулай ук күрсәтелгән законнарны үтәгәндә коррупциягә каршы тору буенча күзәтүне көчәйтү буенча чаралар күрүен күрсәтте», — дип аңлатты Руслан Бариев.

2019 елда прокурорлар чакыруны оештыру буенча хәрби бурыч һәм инструкция турында закон бозуның 210 очрагын ачыклады. Дисциплинар җаваплылыкка 114 кеше җәлеп ителгән, тагын өч вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, 2019 елда ТР Тикшерү комитеты армиядә хезмәт итүдән баш тарткан өчен 28 җинаять эше кузгатты.

Мисал өчен, Казанда яшәүче 26 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 2016 елда ук чакырылырга тиеш булган, әмма армиядә хезмәт итүдән качып йөргән. Аны тапканнар, суд аңа 15 мең сум штраф салган. Хәзерге вакытта Татарстан прокурорлары әлеге юнәлеш буенча эшләүләрен дәвам итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100