news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда арендага торак программасы буенча бер йортны төзеп бетерәсе калган

Татарстанда бүгенгә барлыгы 2012,7 мең кв.м торак торгызылган, бу узган елның шул чорының 100,2 процентын тәшкил итә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда арендага торак программасы буенча Апас районында бер йортны төзеп бетерәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Быел шундый 17 йорт төзү планлшатырылган, аның 16сы төзелгән, дип сөйләде ТР төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.

Татарстанда бүгенгә барлыгы 2012,7 мең кв. м торак торгызылган, бу узган елның шул чорының 100,2 процентын тәшкил итә. Аның мәгълүматлары буенча, социаль ипотека буенча төзелә торган 65 объектның 58е әзер диярлек, 7 объект – уртача әзерлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100