news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Арбузов премиясен бирүне 2027 елга күчерделәр

Фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен бирү 2028 елдан 2027 елга күчерелде. Бу галим Александр Арбузовның тууына 150 ел тулу белән бәйле, ул 2027 елда билгеләп үтеләчәк.

Премияне гамәлгә кую турындагы Указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле үзгәреш кертте.

Фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе Татарстанда 1997 елда гамәлгә куела. Элегрәк премия күләмен 1 млн сумга кадәр арттырганнар. Бу элеккегә караганда ике тапкырга күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot