news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда “Аракы” оператив-кисәтү чаралары дәвам итә
Быелның ике ай эчендә эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре аракы базары объектларында 2 мең тикшерү уздыра. Нәтиҗәдә берәмләп сату һәм шәхси сә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ялган аракыны тарату буенча хокук бозуларны ачу белән шөгыльләнүче махсус бүлекләр хезмәткәрләре республиканың эчке базарында сатылу өчен Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Түбән Новгород һәм Ульяновски өлкәләреннән алып киленгән ялган аракыны тоткарлый. Быелның ике ай эчендә милиция хезмәткәрләре тарафыннан республикага ялган аракыны алып килүнең тагын өч каналы ачыла. Бу фактлар буенча сатучыларга карата җинаять эшләре кузгатыла. Бу турыда бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш Идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быелның ике ай эчендә эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре аракы базары объектларында 2 мең тикшерү уздыра. Нәтиҗәдә берәмләп сату һәм шәхси сәүдә челтәрендә 400гә якын хокук бозу очрагы теркәлә. Бүгенге көндә 417 административ беркетмә төзелә. Административ җаваплылыкка 374 кеше тартыла. Салынган штрафлар күләме 280 мең сумны тәшкил итә. Ялган аракыга каршы көрәш чараларын үткәрү нәтиҗәсендә 15 мең литр ялган аракы тоткарлана.
Рөстәм Кадыйров ассызыклаганча, узган ел эчкән килеш җинаять кылу очраклары 7 процентка кими. Быелның ике аенда исерек хәлдә 1284 җинаять кылына. Җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен җаваплылыкка тартылганнар саны 23 процентка азая.
2009 елның июненнән милиция хезмәткәрләре “Аракы” дип исемләнгән оператив-профилактика чараларын игълан итә. Аларның максаты – республикага ялган аракыны китерүне, җитештерүне тыю, берәмләп сату һәм сәүдә челтәре объектларын, шәхси хуҗалыкларны, эре күпләп сату оешмаларын тикшерү. Әлеге чаралар бүгенге көнгә хәтле дәвам итә, дип белдерде Рөстәм Кадыйров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot