Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Аракчино — Югары Ослан паром кичүе эшне вакытыннан алда төгәлләячәк
Татарстанда Идел аша Аракчино — Югары Ослан паром кичүе бүген соңгы көн эшли. 29 ноябрьдән ул ябылачак.
Һава торышы начар булу сәбәпле, биредә эш алдан планлаштырылган вакыттан бер көнгә иртәрәк төгәлләнә, дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь азагында кичүнең эш режимы бер сәгатькә кыскартылды - хәзерге вакытта ул ял көннәрсез иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 8гә кадәр эшли. Ун тоннага кадәр авырлыктагы автомобильләр өчен юл бәясе — 300 сум, транспортсыз пассажирлар өчен 80 сум тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз