news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Аракчино - Югары Ослан боз кичүе эшли башлады

Татарстанда Аракчино - Югары Ослан боз кичүе эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бүген Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ачылды. Ул тәүлек буе һәм ял көннәрсез эшләячәк. Бу хакта «Казан - Югары Ослан кичүе» берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр иттеләр.

Җиңел автомобиль боз кичүе аша чыккан өчен 300 сум, ә тагылма арба белән 350 сум түләргә кирәк. «Авырлык буенча чикләүләр - 3,5 тонна», диелә хәбәрдә.

Бүген үк кабул итү комиссиясе Югары Ослан - Аракчино боз кичүе участогында юл хәрәкәте иминлеге турындагы нәтиҗәне бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot