news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда апрельнең соңгы декадасында температура нормадан 5 градуска югары булачак

Татарстанда апрельнең соңгы декадасында температура нормадан 5 градуска югары булачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда апрельнең соңгы декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югары булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Әйтик, республика буенча климатик норма +8,5 градус, Казан буенча +9 градус тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 18 апрельдә, Татарстанда бу ай өчен аномаль эссе һава торышы урнашты. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре мондый һава торышында иминлек чаралары турында киңәшләр бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot