news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда апрель аенда Лев Толстой елына багышланган чаралар үтә

Татарстан Хөкүмәте Йортында бөек рус язучысы истәлегенә уздырылачак чараларны оештыру комитеты утырышы узды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Татарстанда 2018нче ел Лев Толстой елы дип игълан ителде һәм әлеге уңайдан узачак чаралар апрель аенда башланып китә. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында бөек рус язучысы истәлегенә уздырылачак чараларны оештыру комитеты утырышында чыгыш ясаганда әйтте.

Республика башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, утырышны Премьер-министр Алексей Песошин алып барды. Ул Татарстанда 2018нче ел Лев Толстой елы итеп игълан итү указына 2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куюын искә төшерде.

Премьер шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты попечительләр советының узган утырышы йомгаклары буенча әдәбият, мәдәният һәм әдәбиятны укыту өлкәсендә Лев Толстой исемендәге премияне раслау проекты әзерләнүен җиткерде.

Борһанов премиянең ике номинациядә тапшыру һәм лауреатлар өчен бүләкләү акчасы билгеләнүен искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100