Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда апрель аенда электр энергиясе куллану 8,3 процентка арткан
2025 елның апрелендә Татарстанда электр энергиясе куллану, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,3 процентка артып, 2,92 миллиард киловатт-сәгатьтән узып киткән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков. Бу - агымдагы елда иң югары динамика.
Шул ук вакытта, тышкы һаваның уртача температурасы апрельдә Цельсий буенча 9,3 градус тәшкил иткән, бу 2024 елның апреленә караганда 1,6 градуска түбәнрәк. Шуңа күрә, Большаков элегрәк тә билгеләп үткәнчә, «электр энергиясен куллану күләме арту сәнәгатькә бәйле булган».
Моннан алдагы чорлардагы кебек үк, автосәнәгать, нефть эшкәртү һәм нефть чыгару предприятиеләре, электр җиһазлары җитештерүчеләр, шулай ук җылылык электр станцияләре (үз ихтыяҗлары өчен) электр энергиясен куллануны арттырган, ә нефть транспорты һәм шин җитештерү предприятиеләре киметкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз