news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда апалы-сеңелле студентлар кибет талаган

Кызлар кием киеп карау бүлмәсендә киемнәргә беркетелгән “йозаклар”ны кайчы белән кисәргә җөръәт иткән

 (Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Бу икәүнең үз-үзләрен тотышы Чаллыдагы бер кибет хезмәткәрләрендә шик уята һәм алар полициягә хәбәр юллый. Кызлар кием киеп карау бүлмәсендә киемнәргә беркетелгән “йозаклар”ны кайчы белән кисә. Бирегә килеп җиткән полиция вәкилләре кызларны тоткарлый. Алар ПТУда укучы 17 һәм 18 яшьлек апалы-сеңелле студентлар булып чыга. Икесендә дә кофталар, джемперлар, шорталар табыла. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot