news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль җылы һава торышы, җепшек кар һәм яңгыр була

Татарстанда аномаль җылы һава торышы, җепшек кар һәм яңгыр була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 4 гыйнварда, Татарстанда аномаль җылы, тотрыксыз һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кар, җепшек кар фаразлана, ә көндез яңгыр көтелә. Төбәкнең көнбатышында көндез күпләп җепшек кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран (Казанда көтелми) фаразлана.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Ул секундына 6-11 метр тизлек белән исә. Көндез ул 15-18 метрга кадәр көчәя. Көнбатыш районнарда һәм Татарстан башкаласы юлларында бозлавык, кар көртләре көтелә.

Көндез Татарстанда һава температурасы -1..+3 градус, Казанда -1..+1 градус була.

Кичә Татарстан башкаласында 105 ел элек булган температура рекордының яңасы теркәлде. Яллар азагында республикада аномаль җылылыкка алмашка салкын килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot