Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
Көндез республика территориясендә кар һәм юеш кар яварга мөмкин.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 5 гыйнварда Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез республика территориясендә кар һәм юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин.
Алдарак «Татар-информ» юлларда да көчле бозлавык булачагы һәм төнлә көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәге турында хәбәр иткән иде.
Төнлә һава температурасы 6 градус салкын, көндез -3…+2 градус булачак.
Татарстан синоптиклары фаразлары буенча киләсе атна башында температура төшә башлаячак. Моның сәбәбе — салкын атмосфера фронтлары узу. Әмма нигездә, Россиядәге «һава температурасының уңай аномалиясе» сакланачак, диделәр Россия Гидрометеорология үзәгендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз