news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль җылы һава шартлары саклана

Көндез 2 градуска кадәр җылы булачак

 (Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, алдагы тәүлектә, 15 гыйнварда, республикада аномаль җылы һава шартлары саклана, күпчелек районнарда бераз кар, юеш кар яварга, буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Моннан тыш, аяз һава, юлларда – бозлавык.

“Атлантик циклоннар сериясе төньяк киңлек буенча көнбатыштан көнчыгышка күчә һәм бу вакытта салкын һава массалары безнең районнарга үтеп керә алмый. Шуңа күрә озак вакыт һава массаларының көнбатыш-көнчыгыш күчеше безнең районнарга бик җылы, дымлы атлантик һава керүенә китерә”, - дип сөйләде агентлык хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Шулай итеп, бу төндә 0-5 градус салкын булачак. Көндез - 2 градуска кадәр җылы. Болытлы һава, юеш кар яварга мөмкин.

Казанда 15 гыйнвар төнендә 1-3 градус салкын, ә көндез 1 градуска кадәр җылы булачак. Болытлы һава, кар һәм юеш кар явуы көтелә.

Ирина Трущина сүзләренә караганда, мондый температура озак вакыт сакланмый. Шулай итеп, 16 гыйнварда ук температура төшәчәк. 16 гыйнвар төнендә температура 2-7 градус салкын булачак, күпчелек районнарда кар явачак. Юлларда –бозлавык.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 17 һәм 18 гыйнварда републикада көннәр суыта башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100