news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда аномаль-түбән температура аркасында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Республикада көчле салкыннар 3 декабрьдән бирле саклана. Көндәлек уртача һава температурасы нормадан 9 градуска яки аннан да түбәнрәк күзәтелә. Татарстанда аномаль салкыннар 9 декабрьгә кадәр сакланачак.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә аномаль салкыннарның куркыныч булырга мөмкинлеген искә төшерәләр. Һава торышына карап киенергә, шәһәр читенә сәяхәтләрне кичектереп торырга кирәк. Автомобиль йөртүчеләргә торак пунктлардан чыкканчы автомобильнең техник торышын тикшерү зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot