Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Республикада тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 декабрьдән башлап төбәк буенча урыны белән һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбәнрәк билгеләнә.
Синоптиклар мәгълүматына караганда, «республикада аномаль салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр сакланачак».
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда ял көннәрендә яңадан салкыннар көтелә, дип хәбәр иткән иде.