Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, кайбер районнарда томан була
Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Көндез явым-төшем ихтималы аз, республиканың кайбер районнарында томан фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«5 гыйнварда төнлә һәм көндез томан төшәчәк», - дип кисәтте синоптиклар.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 3-8 метрга кадәр була. Төнлә һәм иртән һава температурасы -20..-25 градус, аязганда -28 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -16..-21 градус.
Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык булуы турында кисәттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга начар һава шартларында юлларда сак булырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз