Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана
Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Төбәктә көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4 метрдан 9 метрга кадәр тизлек белән исүче җил дәвам итә. Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 3,4 метрдан 5,4 метрга кадәр тизлектәге җил җиңелчә, 5,5 метрдан 7,9 метрга кадәр тизлек белән исүче җил уртача, ә 8,0 метрдан 10,7 метрга кадәр тизлектә исүче җил саф дип атала.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдәге 19-24 градус (аязганда -26, -31 градус) салкыннан соң көндез Татарстанда термометр баганалары -11 градустан -16 градуска кадәр (урыны белән -20 градуска кадәр) күрсәтәчәк. Казанда -14..-16 градус фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз