news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль салкын һава шартлары саклана

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары аномаль салкын һава шартлары турында кисәтә. Фаразлар буенча, 18 декабрьдә төнлә түбән температура саклана: Казанда 25–27 градус салкын, Татарстанда 25–29, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 34 градуска кадәр.
Казанда көндез температура 24–26 градус салкын көтелә, Татарстан буенча – 24–29 градус. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
19 декабрьгә каршы төндә республикада 20–25 градус салкын көтелә, көнчыгыш районнарда – 30 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.


news_right_1
news_right_2
news_bot