Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аномаль эсселек, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә
Татарстан Республикасында чәршәмбе, 24 апрельдә, аномаль эссе һава торышы сакланачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төбәктә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, ә көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә.
Температура фоны климатик нормадан шактый югары, көндез термометр баганалары +22..+ 27 °С ка кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз