news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль эсселек ким дигәндә август башына кадәр дәвам итәчәк

Синоптиклар температура 38 градуска кадәр күтәреләчәк дип вәгъдә итә һәм бозлы яңгыр явачагын, көчле җил чыгачагын да искәртә

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан территориясендә аномаль эсселек ким дигәндә июль ахыры-август башына кадәр дәвам итәчәк. Бүген ТР Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина Казанда узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
Ирина Трущинаның сүзләренә караганда, аномаль эсселек республика территориясендә май аеннан бирле теркәлә. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып караганда, май һәм июльдә айлык уртача температура моннан алдагы елларга караганда 4 градуска югарырак. Бу һава торышына антициклонның йогынтысы белән бәйле.
Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль эсселек ай ахырына кадәр сакланыр дип көтелә - 34-38 градус эссе булачак, явым-төшемнәр көтелми.
Белгеч шулай ук Идел буе территориясендә ел саен теркәлә торган күренешләр: бозлы яңгыр явачагын, көчле җил чыгачагын да истән чыгармый.
Ирина Трущина ассызыклап үткәнчә, Татарстан территориясендә узган гасырның 20 нче елларыннан алып җәйге чорда мондый аномаль югары температуралар теркәлмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot