news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Дүшәмбе, 13 июльдә, Татарстанда кичке алтыдан сишәмбе киченә кадәр көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.

Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Михаил Захаров

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.

Идарә мәгълүматларыннан күренгәнчә, 14 һәм 15 июльдә көндез республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итәчәк, термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +38 градуска кадәр күтәреләчәк.

Моннан тыш, дүшәмбе, 13 июльдә, Татарстанда кичке алтыдан сишәмбе киченә кадәр көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot