news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана

Киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда коры, аномаль эссе һава торышы саклана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 20 августта һәм шимбә көнне, 21 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-39° градус эссе булачак.

Якшәмбе көнне, 22 августта республика көнбатыш циклоны йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-38° градус эссе булачак.

Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшен һәм көчле җил булуы ихтимал. Температура төшәчәк. Төнлә 15-20°, көндез 25-30° градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot