Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда әнисен үтергән укучы кызның психик тайпылышлары булуы ачыкланган
Быел май аенда Казан янындагы бистәдә әнисенә пычак кадап үтергән укучы кызның психик тайпылышлары булуы ачыкланган.
Тикшерү версиясе нигезендә, Яшел Үзән районында яшәүче 14 яшьлек кыз кич белән әнисенең кечкенә энесен начар тәртибе өчен ачуланганын ишеткән.
Икенче көнне иртән кыз йоклап яткан әнисенең тәненең төрле өлешләренә берничә тапкыр пычак кадаган. Хатын-кыз шунда ук үлгән.
Шуннан соң кыз полициягә шалтыраткан һәм бөтенесен сөйләп биргән.
Экспертиза үткәрелгән, кызның хроник психик тайпылышлары булуы ачыкланган. Шул сәбәпле, үсмер кыз җинаять кылган вакытта үзенең гамәлләрен аңларлык һәм алар белән идарә итәрлек хәлдә булмаган, дип танылган.
Тикшерү кыз балага карата медицина чаралары билгеләү турындагы карар белән судка мөрәҗәгать иткән.
«Татар-информ» кызның имин шартларда яшәгән гаиләдән булуы турында язган иде. Әтисе эшмәкәр, үзенең матурлык салоннары челтәре бар. Кыз Казандагы техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз