Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аналог телевидение тапшырулары 14 октябрьдә туктатылачак
2012 елдан соң чыгарылган телевизорларга антенна кирәк булачак, телевизорларның иске модельләре өчен цифрлы приставка сатып алырга кирәк.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстанда аналог эфир телетапшырулары тагын 20 көннән — 14 октябрьдә туктатылачагын искәртә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Цифрлы телевидениегә кушылу һәм телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен алдан ук җиһаз сатып алырга киңәш итәбез», — диелә хәбәрдә.
Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, аналог телевидение эшли һәм телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.
2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк булачак. Телевизорларның иске модельләре өчен цифрлы приставка сатып алырга кирәк. Приставка теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатыла.
Цифрлы телевидениене тоташтыру буенча тулырак мәгълүматны 8-800-222-87-16 кайнар элемтә телефоны аша белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз