news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр

ТР Министрлар Кабинеты 27 ел элек гамәлгә куелган документка үзгәрешләр кертте.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты 1991 елда ТАССР Министрлар Советы карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил порталында хәбәр ителә.

Әлеге документта аналарга һәм балаларга өстәмә ярдәм итү турында әйтелә. Яңа үзгәрешләр буенча, эшләүче аналарга ай саен өстәмә ял көне бирелергә мөмкин.

Документта бишенче пункт үзгәртелүе турында билгеләп үтелә. Яңа үзгәрешләр 16 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләргә игътибар бирергә тәкъдим итә.

“Эш белән тәэмин итүчеләргә 16 яшькәчә баласы булган аналарга атна саен 2 сәгать ял яки айга 1 ял көне бирергә, бу көнне эш бирүче хисабына өлешчә яки тулысынча түләргә тәкъдим ителә”, - диелгән карарда.

Буш вакыт яки ял бирү тәртибе һәм шартлары норматив актлар яки оешманың коллектив килешүе буенча билгеләнә. Бу яңа үзгәрешләр тулы булмаган ставкада эшләүче яки ялда булучыларга кагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot