Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Ана теле» онлайн мәктәбе янә яңа системада эшли башлаган
Татарстанда татар телен укыту буенча «Ана теле» онлайн мәктәбе янә яңа системада эшли башлады. Бүгенге көндә порталда Россиянең 50 төбәгеннән, чит илләрдән 1355 кеше теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.
«Ана теле» мәктәбенең эшли башлавы – республика, халкыбыз өчен яхшы яңалыкларның берсе. Әлеге проект татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус эшләнгән ресурс. «Ана теле» 2013 елда республика җитәкчелеге боерыгы белән барлыкка килде. Аны лингвистлар, галимнәр эшләде. Әлеге мәктәп Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүчеләргә татар телен аралашу коралы буларак өйрәнү өчен булдырылды», – дип билгеләп узды Минзәлия Закирова.
Онлайн мәктәп өчен күп еллык заманча технологияләргә нигезләнеп, методология, техник база булдырылган, дистанцион укыту буенча халыкара мәктәпләр тәҗрибәсе өйрәнелгән.
Минзәлия Закирова, моңа кадәр онлайн мәктәпне булдыруда катнашкан Education First чит ил компаниясенең Россиядә эшчәнлеге туктатылганлыктан, ике ел элек «Ана теле» мәктәбе эше туктатылып торганын искәртте. Эшне яңадан торгызу өчен Россия оешмасы эзләнгән. Нәтиҗәдә, «Прогресс» ширкәте ярдәмендә система камилләштерелеп, яңадан гамәлгә куелган.
«Проектны Россия платформасына күчерү өчен консультацияләр уздырылды. Системаның Россия законы нигезендә эшләве мөһим иде. Хәзерге вакытта онлайн мәктәп Яндекс серверларында торгызылды. Контент яхшыртылды, системаның адаптив версиясе булдырылды», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.
«Ана теле» онлайн мәктәбендә телне 9 дәрәҗәдә өйрәнү каралган. Һәр бүлектә дәресләр, фото-видеоматериаллар урнаштырылган. Алга таба укытучылар белән дәресләр кертү дә ниятләнә.
«Прогресс» җәмгыяте башкаручы директоры Эдуард Балдаков «Ана теле» онлайн мәктәбе өчен читтән торып телне өйрәнү буенча иң заманча система булдырылганын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз