Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Ана теле» онлайн-мәктәбе эшли башлады
Татарстанда «Ана теле» бушлай онлайн-мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән. Визуаль-график интерфейс яңартылган һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ана теле» онлайн-мәктәбе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать дәвамында белем алу мөмкинлеге бар.
Теләге булган һәркем теркәлгәннән соң татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү әлеге дәрәҗәгә туры килә торган материаллар буенча формалаша. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган өчен тиешле сертификат бирелә, диелә хәбәрдә.
Элегрәк «Татар-информ» «Ана теле» онлайн-мәктәбенең 2025 елда яңадан эшли башлаячагы турында язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз