news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләрнең кемнәргә бирелүен аңлаттылар

Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләрнең кемнәргә бирелүен аңлаттылар
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү тора. Әлеге түләүнең күләме яшәү төбәгендә бала өчен региональ яшәү минимумына тигез. Татарстанда бу күрсәткеч 14 621 сум тәшкил итә.

Түләүне алу шартлары:

- гаиләдә ана капиталының файдаланылмаган өлеше булырга тиеш;

- бала 3 яшькә җитмәгән булырга тиеш. Әгәр гаиләдә шундый берничә бала булса, пособие һәркайсына билгеләнә, шул ук вакытта бер гомуми гариза бирергә кирәк;

- гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме төбәктәге ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстанда быел ул 15 073 сум тәшкил итә.

Түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Күпфункцияле үзәк һәм Социаль фонд аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Гаризаны бирә ала:

- ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән гражданин;

- законлы вәкил, опекун яки ышанычлы зат – бу очракта гаризаны Күпфункцияле үзәк һәм Социаль фонд аша шәхсән бирергә мөмкин.

Әгәр гариза бала туган яисә уллыкка алынган көннән алып алты ай эчендә бирелгән булса, акчалар шушы айдан исәпләнә. Соңрак мөрәҗәгать иткән очракта – түләү гариза биргән айдан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot