Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Ана капиталы буенча эксперт үзәге ачарга мөмкиннәр
Татарстанда Ана капиталы буенча гомумроссия эксперт үзәген булдырырга мөмкиннәр. Бу проектта катнашачак беренче төбәк Дагыстан булачак. Бу хакта РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ведомство коллегиясе утырышында хәбәр итте.
«Эксперт үзәге» нәрсә ул? Бездә эшчәнлек юнәлешләре бар, әйтик, ана капиталы, пенсияләр билгеләү һәм башкалар. Бәлки, киләчәктә бу бер төбәк кысаларында берләштерелер. Хәзер ана капиталы буенча эксперт үзәген Татарстан базасында җәелдерәчәкләр», — дип сөйләде докладчы.
Вафин сүзләренчә, социаль фонд бүлеге Байконур халкына пенсияләр һәм социаль түләүләр билгели. Февраль аенда ук Татарстан бүлекчәсенә Дагыстан халкына ана капиталы акчаларын һәм түләүләрен билгеләү буенча өстәмә функцияләр йөкләнде.
Вафин ассызыклаганча, фонд дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм аларны халыкка күрсәтүнең уңайлылыгын яхшыртырга омтыла. «Шуңа бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләрнең берсенең клиент хезмәте базасында социаль өлкәдә Күпфункцияле үзәк белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга әзер», — дип белдерде ул.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Рәисенең Күпфункцияле үзәк белән ведомствоара хезмәттәшлек параметрларын билгеләргә кушуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз