news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ана капиталы белән алынган торакны рәсмиләштерү буенча туры элемтә була

Иртәгә, 10 сентябрьдә, 10.00-12.00 сәгатьләрдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә республика халкы өчен туры элемтә узачак. Тема ана (гаилә) капиталын кулланып алынган торакка хокукларны рәсмиләштерү булачак.

Консультацияләрне телефон режимында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре үткәрәчәк.

Сорауларны 221-80-35 телефоны буенча бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot