Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән
Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда узган елның апрель аеннан ана (гаилә) капиталы алу өчен проактив режимда 21 мең сертификат бирелгән.
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель уртасыннан ЗАГС бердәм дәүләт реестры мәгълүмати системасы белешмәләре буенча сертификатларны проактив режимда бирергә керешкәннәр.
«Барлыгы 21 мең сертификат тапшырылды, әлеге күрсәткеч 15 апрельдән бирле ЗАГС бердәм дәүләт реестрына килгән барлык мәгълүматларның 97 процентын тәшкил итә», — диелгән хәбәрдә.
Узган ел республика өчен рекордлы булган — Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре 300 меңенче сертификат тапшырган. Ул шулай ук автомат рәвештә рәсмиләштерелгән.
Гамәлдәге закон нигезендә ана капиталы акчасыннан файдалану өчен биш юнәлеш каралган. Торак шартларын яхшырту республикада әле һаман да иң популяр юнәлеш булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз