news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ана капиталы алган гаиләләрнең 80 проценты бу акчадан файдаланган

Программа гамәлгә кергәннән бирле, ана капиталы сертификатына 266 меңнән артык гариза тапшырылган.

Татарстанда ана капиталы алган гаиләләрнең 80 проценты бу акчадан файдаланган
Егор Никитин

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда “ана капиталы”на хокукы булган гаиләләрнең 80 проценты бу акчадан файдаланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, узган елда Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе ана капиталына 20 меңнән артык дәүләт сертификаты биргән. Асия Вәлиуллина программаның Россия Федерациясендә 2007 елда гамәлгә кергәнен искәртте. Шул вакыттан бирле, ана капиталы сертификатына гаризалар 266 меңнән артып киткән.

Программа үз көчендә булган вакыттан бирле, республикада 77 млрд сум акча түләнгән.

Ана капиталы акчасыннан файдалануның иң популяр юнәлеше – торак шартларын яхшырту. Гариза биргәннәрнең 90 проценттан артыгы сертификатны шул максатларда кулланган. Программа башланганнан бирле, 207 меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшырткан. 180 меңгә якын гаилә ана капиталы белән өлешчә яки тулысынча торак кредитларын каплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100