Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәмәгать сәламәтлеге мәсьәләләре турында төбәк киңәшмәсе узды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җәмәгать сәламәтлеге мәсьәләләре турында төбәк киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге, дәүләт медицина оешмаларының баш табиблары, муниципаль берәмлекләр, сәламәтлек саклау идарәләре һәм район хастаханәләре вәкилләре катнашты.
Фикер алышу барышында ашыгыч медицина һәм офтальмология ярдәмен оештыру темалары, шулай ук абортларны профилактикалау һәм халыкның репродуктив сәламәтлеген саклау чаралары турында сүз барды. Шулай ук иммунопрофилактика мәсьәләләренә, аерым алганда, Татарстанда Прививкалар илкүләм календарен үтәүгә һәм гриппка каршы вакцинация кампаниясен уздыруга аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, катнашучылар профилактик чараларны, диспансеризация, профилактик тикшерүләр һәм диспансер күзәтүе узуның популярлыгын арттыруга юнәлтелгән мәгълүмати кампанияне гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Ләйлә Фазлыева репродуктив сәламәтлекне саклау мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләгәнчә, республикада медицина күрсәткечләре белән бәйле булмаган абортлар саны соңгы биш елда дүрт тапкырга кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз