news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алтынчы көн рәттән йөздән артык кеше Covid-19 йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 131 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Соңгы алты көн дәвамында көн саен ковид йоктыруның йөз яңа очрагы теркәлә.

Узган тәүлектә Covid-19 белән 86 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. 27 пациент коронавирустан терелгән. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.

Алдагы көндә ковид йоктыру очраклары артуы аркасында республика электр транспортында хезмәткәрләр өчен битлек режимы кертелде. Соңрак, шулай ук пассажирларга да битлек киеп йөрергә киңәш ителгәнлеге билгеле булды.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кабат кертергә һәм халыкны ревакцияләү эшен көчәйтергә кушты. Ул төбәктә яшәүче һәр бишенче вакцинацияләнгән кеше генә кабат прививка ясатканын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100