news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алты яшүсмер һәлак булган авариядән соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанда алты яшүсмер һәлак булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, төнлә ТР Яшел Үзән районында Chevrolet агачка очып керә һәм яна башлый. Автомобильдә җиде яшүсмер булган. Аларның алтысы һәлак булган, тагын берсе авыр хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте факты буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана һәм кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot