Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда алты яңа җәмәгать судьясы сайланды
Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында алты җәмәгать судьясы сайланды. Аларның кандидатураларын республиканың Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
«Бу гражданнар закон буенча кирәкле тикшерү чараларын узды. Алар барысы да таләпләргә туры килә. Аларны сайлауга каршылыклар юк», - диде ул.
Яшел Үзән районы суды буенча Екатерина Матвеева (6нчы суд участогы), Сарман районы суды буенча Ландыш Фатыйхова (2нче суд участогы) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайланды.
Лениногорск районы суды буенча Марат Шәехов (2нче суд участогы), Түбән Кама районы суды буенча Лилия Хәйбуллина (2нче суд участогы), Андрей Кокуйский (4нче суд участогы) һәм Гөлнара Казакова (12нче суд участогы) вәкаләтләр срогы чикләнмәгән җәмәгать судьялары булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз